Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 10 августында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү вакытында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, исәпкә кую, техник тикшерү уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, шулай ук укыту мәсьәләләре каралды.

       Сәфәр барышында Альберт Борһанов Минзәлә, Сарман, Азнакай, Актаныш, Мөслим муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм җитәкчеләре очрашты, аттракционнарны теркәү, үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре тикшерелде, көннең караңгы вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International