Алабуга районының төзекләндерү һәм яшеләндерү идарәсендә техник карау үткәрелде

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 9 августында еллык техник карау графигы буенча "ТР Алабуга муниципаль районы төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе" МУП  үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан тикшерүгә 14 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техникага карау уздырганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.  "ТР Алабуга муниципаль районы төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе" МУП хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 14 таныклык бирелде.

     Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International