Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск бүлегенең августның беренче декадасындагы эш нәтиҗәләре...

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Августның беренче декадасында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге буенча август аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. 23 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 8 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде һәм 15 берәмлек теркәү исәбеннән төшерелде. Ел саен техник тикшерүгә 52 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Моннан тыш,  алмаштыру тәртибендә 8 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде һәм 6 таныклык беренче тапкыр квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча бирелде. Шулай ук ЮХИДИ белән берлектә профилактик рейд үткәрелде, аның нәтиҗәсендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча бер карар чыгарылды һәм ачыкланган бозуны билгеләнгән срокларда бетерүне таләп итүче күрсәтмә бирелде.

       Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International