Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чара

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы эшләренең иң мөһим этабы – уңыш җыю. Бу вакытта ашлык биләмәләрендә ут белән теләсә нинди  саксызлык – ташланган тәмәке төпчеге, балалар шаяруы, авыл хуҗалыгы машиналарыннан чыккан очкын – күп кешеләрнең киеренке хезмәт җимешләрен юк итәргә мөмкин, әхлакый һәм матди югалтулар гаять зур булачак, шуңа күрә уңышны саклап калу беренче чираттагы бурыч булып тора. Һәрбер хезмәткәр шуны истә тотарга тиеш: куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен яки эшне дөрес башкару алымнарын бозу бәхетсезлеккә китерергә мөмкин. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын сүндерү ысулларын белергә һәм янгыннарны булдырмау чараларын үтәргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, куркынычсызлык таләпләрен тикшерү максатыннан, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы һәм янгын күзәтчелеге вәкиле бергәләп урыннарга чыктылар.  12 ашлык җыю комбайны тикшерелде, җитешсезлекләр урында ук бетерелде.

 

         Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш  дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International