Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы басуларында комбайннар эшли

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 2 августында Апас муниципаль районында баш инженер һәм «Апас-Мол» ҖЧҖ хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре белән кырларда комбайннарның эшен тикшерделәр.  Хуҗалык кырларында барлыгы 37 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Тикшерүләр вакытында дәүләт номер билгесе, теркәлү турындагы таныклыклар булуы, файдалануга рөхсәт категориясе булган таныклыклар, техник карау узу турында таныклыклар, шулай ук янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, фляга, көрәк белән комплектлануга аерым игътибар бирелде.

        

     Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International