Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейд узды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

2023 елның 31 июлендә - 1 августында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. Чистай шәһәре ЮХИДИ дәүләт инспекторы белән берлектә 15 берәмлек техника тикшерелде.

Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде.    Ачыкланган хокук бозулар буенча 2 карар рәсмиләштерелде.   

 

     Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш  дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International