ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең июль аена эш йомгаклары

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Әтнә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге өченче кварталның беренче аенда җиткерелгән планга һәм расланган программага ярашлы рәвештә эшен дәвам иттерде.  Июль аенда 11 берәмлек техника теркәлде, шуларның 4се – яңа техника, 5 берәмлек техника исәптән төшерелде. 136 берәмлек техникага техник карау үткәрелде, техник карау уздыру нәтиҗәләре буенча 30 берәмлеккә карата техник карау актлары төзелде, 106 берәмлек техникага техник карау үтү турында таныклык бирелде, шуларның 34 берәмлеге физик затларга бирелде.

62 кешедән төрле категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде, шуларның 20се сынауны беренче омтылыштан ук тапшыра алмады һәм имтиханнарны кабат тапшырдылар. Бер ай эчендә 59 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде, шуларның 52се – беренчел, 7се – гамәлдә булу вакыты тәмамлану белән бәйле.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International