ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2023 елның 28 июлендә республиканың башка районыннан килгән, элек теркәлгән аттракционнарны вакытлыча теркәү процедурасы үткәрелде. Аттракционнарда каралган барлык документлар бар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарны дәүләт теркәве кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карарына, Евразия икътисадый берлегенең «Аттракционнар иминлеге турында» техник регламентларына (ТР ЕАЭС 038/2016) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарның техник торышына һәм эксплуатациясенә карата таләпләрне раслау турында» 2019 елның 20 декабрендәге 1732 номерлы карарына ярашлы рәвештә куркынычсызлык кагыйдәләре нигезендә урнаштырылганнар.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы