Узган атна дәвамында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге тарафыннан июль аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде.
4 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 2 берәмлек яңа үзйөрешле техника теркәлде, 1 берәмлек түләүне түләп бетерүгә бәйле рәвештә лизингтан төшерелде һәм 1 берәмлек теркәү исәбеннән төшерелде.
Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 51 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән шәхси сектор хуҗаларына караган 28 берәмлек машина тәкъдим ителде.
Моннан тыш, алмаштыру тәртибендә 5 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде.
2023 елның 26 июлендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. 13 берәмлек техника тикшерелде. Узган атнада техник карау уздырмыйча йөргән өчен бер карар чыгарылды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.