Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең июль ае өчен аралык йомгаклары

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге, июль аена йомгак ясап, барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үзйөрешле ашлык җыю техникасына ел саен үткәрелергә тиешле техник карауны үткәрде. Тикшерүгә барлыгы 68 берәмлек тәкъдим ителгән иде.  

Аксубай муниципаль районы игенчеләре көзге культураларны җыеп алуга керештеләр, бүгенге көндә мәйданнарның 82 проценты суктырылган.

Аксубайның үзәк мәйданында Уяв чуаш мәдәнияте район бәйрәме узды, Чабаксар шәһәреннән эшкуар аттракционнар урнаштырды, алар бәйрәм алдыннан вакытлыча теркәлү узды.

2023 елга төп бурыч – электрон рәвештә хезмәт күрсәтү. Дәүләт хезмәтләре порталы аша 12 гариза кабул ителде. Гражданнар күрсәтелгән хезмәтнең уңайлылы һәм тиз булуын билгеләп үттеләр. Үзйөрешле техниканың 16 берәмлегенә карата теркәү гамәлләре башкарылды. Ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүгә 98 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Моннан тыш, укудан соң беренчел алу тәртибендә 40 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде. Барлык дәүләт хезмәтләре расланган административ регламентлар нигезендә, аларда билгеләнгән вакытта күрсәтелде һәм гамәлгә ашырылды.

 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International