ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче бүлегенең узган атнадагы эш йомгаклары

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Узган атна дәвамында Теләче муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан июль аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. 10 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 6 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде һәм 4 берәмлек техника теркәү исәбеннән төшерелде. Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 42 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән шәхси сектор хуҗаларына караган 39 берәмлек машина тәкъдим ителде. Моннан тыш,  алмаштыру тәртибендә 8 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде. Эш барышында линиядә 2 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту турында карарлар чыгарылды. Гражданнарны төрле мәсьәләләр буенча кабул итү барышында аларның дәүләт хезмәтләре порталыннан нәтиҗәле файдалануы буенча аңлату эшләре алып барылды, һәр затның вакытын янга калдыра алуы турында җиткерелде. 

       Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International