Узган атна дәвамында Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан июль аена җиткерелгән план һәм 2023 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. 12 теркәү гамәлләре үткәрелде, алар барышында 6 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде һәм 6 берәмлек техника теркәү исәбеннән төшерелде. Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 48 берәмлек үзйөрешле машина, шул исәптән шәхси сектор хуҗаларына караган 18 берәмлек машина тәкъдим ителде. Моннан тыш, алмаштыру тәртибендә 6 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде һәм бер таныклык беренче тапкыр квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча бирелде. Гражданнарны төрле мәсьәләләр буенча кабул итү барышында аларның дәүләт хезмәтләре порталыннан нәтиҗәле файдалануы буенча аңлату эшләре алып барылды, портал ярдәмендә һәр кешенең вакытын янга калдыра алуы турында җиткерелде. Бу интернет-сервис ярдәмендә төрле инстанцияләрдә чират тормау һәм, өйдән чыкмыйча гына, төрле гаризаларны юллау мөмкинлеге бар. Барлык дәүләт хезмәтләре расланган административ регламентларга ярашлы рәвештә күрсәтелә.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)