Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә рейд узды

2023 елның 28 июле, җомга

Техниканы куллану процессында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм милеккә зыян китерүгә юл куймау максатларында, Кайбыч муниципаль районы территориясендә ЮХИДИ хезмәткәре белән берлектә рейд үткәрелде.

Рейд барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүчеләрнең тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник тикшерү уздыру турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләүнең башка таләпләре тикшерелде.

      Барлыгы 6 берәмлек техника тикшерелде һәм ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 1 карар төзелде.

 

      Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International