Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 27 июлендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 6 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында физик затларга, шул исәптән Россия Федерациясенең башка төбәгендә, теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу һәм исәпкә кую, техник тикшерү уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, шулай ук укыту мәсьәләләре каралды.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.