2023 елның 26 июлендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. Рейдның төп максаты – кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, аларның мөлкәтен саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләре яки нормаларын үтәү.
Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде. 13 берәмлек техника тикшерелде. Беркетмәләр төзелмәде, карарлар чыгарылмады.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.