Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында техник карау уздырылды

2023 елның 28 июле, җомга

«Яңа Чишмә ТКХ» МУП әлеге оешмага караган тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны техник карау үткәрелде.

Баш инженер Н.А.Пузиков җитәкчелегендәге механизаторлар машиналар әзерләүгә намус белән караганнар. Барлыгы 6 берәмлек техника куелган иде.

Техник тикшерү барышында тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, идарә органнарының һәм яктылык приборларының техник төзеклеге, теркәү документларының булуы тикшерелде. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерелде.

 

      Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International