Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә рейд узды

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

27 июльдә Зеленодольск муниципаль районында ЮХИДИ һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең чираттагы уртак профилактик рейды үткәрелде.

    Эксплуатация чорында 9 берәмлек трактор һәм башка үзйөрешле машиналар тикшерелде, "Эксплуатация кагыйдәләрен бозу" 9.3 статьясы буенча 3 бозу очрагы ачыкланды. Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә беркетмәләр рәсмиләштерелде, карарлар чыгарылды һәм штрафлар билгеләнде.

    Ачыкланган төп бозулар – үзйөрешле машиналарны техник тикшерү уздырмыйча, теркәү документларыннан башка һәм транспорт чарасының әлеге төре белән идарә итү хокукына таныклыксыз эксплуатацияләү.

 

    Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International