Татарстан Республикасының Баулы муниципаль районында гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, агымдагы елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу һәм исәпкә кую, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, техниканы яңадан рәсмиләштерү, үзйөрешле машиналарны АІ категориясеннән АIV категориясенә үзгәртеп кору, шулай ук суд карары буенча 1999 елда чыгарылган үзйөрешле машинаны теркәү һәм әлеге техника паспортын алу процессына бәйле мәсьәләләр каралды.

    

    Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International