Узган атнада «Багира» ҖЧҖ предприятиесендә Кама Тамагы урта мәктәбендә «E» һәм «F» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары үткәрелде. Имтиханнарда 10 кеше катнашты. Барлык кандидатлар да имтиханнарны уңышлы тапшырдылар һәм якын арада тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.