2023 елның 6 июлендә Биектау районында Казаклар авылы физик затларына караган үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 12 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Техник карап чыгу вакытында машиналарның техник торышына, теркәү документларына, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы, дәүләт теркәү билгесен беркетү урыны, машиналарның номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән таләпләргә туры килүенә аерым игътибар бирелде. Барлык техника билгеләнгән таләпләргә туры килә иде.
Рәшит Гарипов – ТР Биектау муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.