«АЙДЖИ ЭС АГРО» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

2023 елның 5 июлендә, график буенча, «АЙДЖИ ЭС АГРО» ҖЧҖ үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар техник карау узды. Әлеге оешма тарафыннан 19 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының,  яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмавына игътибар бирелде.

«АЙДЖИ ЭС АГРО» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 19 таныклык бирелде.

       Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International