Бүген Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында, район башлыгы С.А. Демидов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов һәм Алексеевск муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Г.К.Мусин катнашында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлеге җитәкчесе итеп Тукмаков Әгъләм Гариф улы тәкъдим ителде.