2023 елның 29 июнендә Апас муниципаль районында 2023 елга уңыш җыюга әзерлек буенча АСК оешмалары арасында урып-җыю техникасы кабул ителде. Бәяләү комиссиясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы И.А.Садыйков җитәкчелегендә эшләде.
Комиссия районның сигез хуҗалыгында булды. Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Р.Гыйсмәтов, механизация буенча консультант М.Р.Ахтәриев, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Н.К.Гыйсмәтуллин, шулай ук хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Ашлык җыю техникасын карады, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен өйрәнде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны минималь кисеп узарга тиеш. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыюда катнашучы эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмә хакында җиткерелде.
Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 80 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «АгроАктив» АХП ҖЧҖ алды – 79 балл. Икенче урында – -«Апас-Мол» ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе – 78 балл һәм өченче урында – «Табар» АХП ҖЧҖ – 77 балл.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.