Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында Апас аграр көллиятендә имтиханнар булып узды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

2023 елның 30 июнендә «Апас аграр көллияте» ДАҺБУ 201 нче уку төркемендә BCDEF категориясе буенча «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты» һөнәре буенча имтихан үткәрелде.  Төркемдә барлыгы – 22 укучы, 13 студент имтиханны уңышлы тапшырды.

Имтиханны уңышлы тапшыручылар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак. 7 көннән соң яңа имтихан булачак.

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International