Агымдагы елның 30 июнендә Теләче муниципаль районында АСК оешмалары арасында конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесеннән һәм белгечләреннән торган комиссия техниканың әзерлеген, техника таләпләре үтәлешен, янгын сүндерү чаралары булу-булмавын тикшерде. Югалтуларны бетерү максатыннан, кабул итү барышында ашлык җыю комбайннарының киштәләр аша уздырып, герметиклыгы тикшерелде.
Чара нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды һәм киңәшләр бирелде. Әзерлекнең уртача бәясе - 73 балл, мөмкин булганның 80 баллын тәшкил итте.
Х.Х. Нәзиров - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы