30 июньдә Сарман муниципаль районында ашлык җыю комбайннары кабул ителде. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы һәм Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде.
Ашлык җыю комбайннарын кабул итүдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, район агрофирмалары белгечләре катнашты. Тикшерү вакытында ашлык җыю комбайннарының техник торышына, шулай ук теркәү документлары, тиешле рөхсәт категориясе таныклыгы, аптечкаларның, янгын сүндерү чараларының булуына аерым игътибар бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Җәлил» агрофирмасы алды, районның башка хуҗалыклары шулай ук 2023 елгы уңышны җыюга яхшы әзерлекне күрсәттеләр. Комиссия авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыюга әзерлеген югары бәяләде.
Альберт Сәлахов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.