2023 елның 29 июнендә, Бөгелмә шәһәре буенча хокук бозуларны профилактикалау максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре Жилин К.С. һәм Татлыев И.И. белән берлектә уртак рейд узды. 9 берәмлек техника тикшерелде.
Рейд вакытында техниканы дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерүне узу турында таныклык, ОСАГО полисы булу, дәүләт теркәү билгеләре һәм аларны урнаштыру дөреслеге тикшерелде.
Сергей Попов - Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.