2023 елның 29 июнендә Ютазы муниципаль районында ТР агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елгы уңышны җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.
«Селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе» ФДБУ белгечләре, КДАУ укытучылары, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Ютазы муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмаларында булдылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроМир» ҖЧҖ, «Уңыш» ҖЧҖ, Тукай исемендәге ҖЧҖ хуҗалыкларында техниканың әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.