Питрәч муниципаль районында тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау буенча профилактик, уртак рейд узды

2023 елның 30 июне, җомга

2023 елның 27 июнендә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең Питрәч бүлегенең хезмәткәрләре белән хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде.

Рейдның төп максаты – эксплуатация барышында кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, аларның мөлкәтен саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны, аларга тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләре яки нормаларын үтәү.

Рейд вакытында техник тикшерү узу турында таныклык, теркәү документлары булуы, дәүләт теркәү билгеләрен дөрес урнаштыру, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы тикшерелде.

7 берәмлек трактор һәм үзйөрешле машина тикшерелде, 9.3 статья буенча бер карар чыгарылды. 

В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International