2023 елның 29 июнендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлеге инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча ЮХИДИ БДД өлкән дәүләт инспекторы – полициянең өлкән лейтенанты Д.В.Кәлимуллин тарафыннан уртак рейд үткәрелде.
Рейд барышында техниканың техник торышына, үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен үтәүгә, техник тикшерүне вакытында узуга һәм йөртүчеләрдә тиешле категорияле транспорт белән гамәлдәге таныклык булуга аерым игътибар бирелде. Чара барышында барлыгы 5 трактор һәм тагылма тикшерелде, бозулар ачыкланмады.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.