Әгерҗе муниципаль районында урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс

2023 елның 30 июне, җомга

2023 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» федераль бюджет учреждениесе директоры А.А.Локманов җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Г.Гатауллин, ПО консультанты Ф.Г.Йосыпов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, шулай ук районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Комиссия беренче урынны алган «Нәүрүз» ҖЧҖ һәм икенче урынны алган «Назяр» ҖЧҖ, өченче урынны алган «С.-Омга» ҖЧҖ техникасының әзерлеген югары бәяләде.     

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International