2022 елның 26 июнендә «ЧЕРЕМШАНАГРО» ҖЧҖ техник карау узды, анда 4 берәмлек техника тәкъдим ителде. Чара барышында теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде.
Чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Р.Р.Назыйров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.