2023 елның 27 июнендә Питрәч муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2023 елда уңыш җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 19.06.2023 ел, №222/2пр боерыгы нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.А. Мәхмүтов, «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе гомуми инженерлык дисциплиналары кафедрасы мөдире Г.В.Пикмуллин, Питрәч муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе И.Р.Хафизов, АСК белгечләре һәм Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Максимов җитәкчелегендәге комиссия районның 6 хуҗалыгын тикшерде.
Эш вакытында комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген, урынга чыгучы ремонт машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуын, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чараларның үтәлешен, ашлык складларының һәм булган ашлык киптергечләрнең әзерлеген һәм торышын бәяләде.
Шулай ук урып-җыелган мәйданнарда туфрак эшкәртү өчен туфракны төп эшкәртү буенча машиналар комплексы анализланды һәм тикшерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ, «Агролак-К» ҖЧҖ яхшы әзерлек күрсәттеләр.
В.В.Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.