2023 елның 26 һәм 29 июнендә Әтнә муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау максатында рейд үткәрелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе – полиция капитаны А.И.ЯМАЛИЕВ белән берлектә 14 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде. Берничә эксплуатация кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, алар буенча 3 карар рәсмиләштерелде.
Шулай ук 27 июньдә Әтнә муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов җитәкчелегендәге комиссия ашлык җыю комбайннарының алда торган уңыш җыюга әзерлеген тикшерде, комиссия эшендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.К.Сабиров катнашты.
Хуҗалыкларда әле кайбер комбайннарны әзерләү һәм ремонтлау буенча билгеле бер күләмдә эшне тәмамларга кирәк, әмма урыннарда техниканың урып-җыю эшләренә тулы әзерлеген тәэмин итәчәкләренә ышандырдылар, бу комбайннарны алга таба техник яктан тикшерүләрдә дә каралачак.
Фәйзи Галиева исемендәге АХСК, «Кушар» АХСК, «Тан» АХСК хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.