2023 елның 27 июнендә Арча муниципаль районының «Возрождение» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Северный» авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖдә ашлык җыю комбайннарына ел саен уздырыла торган техник караулар үткәрелде. Механизаторлар урып-җыюга әзерләнүгә һәм техник тикшерүгә җаваплы караганнар.
Тәкъдим ителгән техникалар куелган таләпләргә туры килә һәм техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Комбайнчылар белән куркынычсызлык техникасын үтәү, уңышны җыеп алу һәм янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде. 2022 елда Татарстан Республикасы буенча булган бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде.
Габделхак Касыймов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.