2023 елның 27 июнендә Биектау муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында уздырыла торган конкурс кысаларында 2023 елгы уңышны җыюга әзерлек буенча ашлык җыю комбайннарын кабул итү узды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлекләре белгечләре составындагы комиссия районның 8 хуҗалыгында булды, бөртек җыю комбайннарының, ындыр табакларының һәм аларның җайланмаларының, агрегатларның туфракны төп эшкәртүгә әзерлек торышын, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы таләпләре, механизаторларны матди стимуллаштыру шартлары үтәлүен тикшерде. Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 60 баллы система буенча бәяләде.
Рәшит Гарипов – ТР Биектау муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.