Расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырыла. 26- 27 июнь көннәрендә техник карау «Кама колхозы» ҖЧҖ, «Победа» ҖЧҖ, «Ангелина» ҖЧҖ, А.М.Смирнов КФХда уздырылды, анда хуҗалар үз техникаларын тикшерү өчен тәкъдим иттеләр. Техник карау барышында комбайннарның техник торышы, теркәү документлары, янгын сүндерү чаралары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.