Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында профилактик чара узды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

2023 елның 26 июнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. Рейдның төп максаты кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, аларның мөлкәтен саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны, аларга тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләре яки нормаларын үтәү. Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм башка хокук бозулар тикшерелде. 10 берәмлек техника тикшерелде. Ике бозу очрагы ачыкланды, алар буенча карарлар рәсмиләштерелде.   

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International