Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында 2023 елгы урып-җыюга әзерлекне тикшерү

2023 елның 27 июне, сишәмбе

26 июньдә Кама Тамагы муниципаль районында ашлык җыю комбайннарының 2023 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерү узды. Кабул итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы раслаган график нигезендә үткәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы инженер-техник бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Р. Идрисов, нәсел эшен үстерү һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Р.М.Сәитов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И.И.Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Х.М.Гайнуллин һәм башка белгечләрдән торган комиссия ашлык җыю комбайннарын кабул иттеләр, киләчәк уңышны кабул итәргә әзер булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ындыр табакларының ашлыкны кабул итүгә әзерлеге, шулай ук азыкны кышлауга әзерләү барышы, силос һәм сенаж траншеяләренең торышы тикшерелде.

Чара барышында комиссия әгъзалары механизаторларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм төп бурычны билгеләделәр – басулардан үстерелгән уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп, кышлыкка салу, шул ук вакытта куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләрен катгый һәм төгәл үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International