2023 елның 26 июнендә Кайбыч муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елгы уңышны җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча урып-җыю техникасы кабул ителде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И.Рәхмәтуллин катнашындагы комиссия районның алты авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыгында булдылар.
Комиссия тарафыннан ашлык җыю комбайннарының әзерлеге тикшерелде, урып-җыю эшләрен үткәргәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре һәм механизаторларны матди кызыксындыру шартлары өйрәнелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия хуҗалыкларның әзерлек дәрәҗәсен 80 баллы система буенча бәяләде, район буенча уртача – 73,3 балл. Беренче урынны – 75 балл белән «Август-Кайбицы» ҖЧҖ, икенче урынны – 74 балл белән «Туган Як-Агро» ҖЧҖ, өченче урынны 74 балл белән И.Р. Җәләлиев КФХ алды.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.