2023 елның 23 июнендә Тәтеш районының Келәш авылында физик затларның үзйөрешле техникасына техник карау уздырылды. Тикшерүгә 18 берәмлек техника күрсәтелде. Шуларның 16сына техник тикшерү узу турында таныклык бирелде, 2се буенча актлар төзелде. Милекчеләргә тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру кагыйдәләре һәм тәртибе турында аңлатылды. Әлеге торак пунктта авыл җирлеге башлыгының техник тикшерү үткәрүне оештыруда актив эшләвен билгеләп үтәсе килә.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.