2023 елның 23 июнендә П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында Татарстан Республикасы Питрәч районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «BCDEF» категорияле авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты һөнәре буенча белем алучы 2 нче курс студентларыннан имтиханнар алынды. Имтиханга заявка биргән 22 студентның 4се килмәде. Имтихан 3 этапта узды: теоретик – эксплуатация буенча, куркынычсыз эксплуатация буенча һәм практик өлеше – Беларус -1221.2, ДТ - 75 тракторларында һәм «Нива-Эффект» ашлык җыю комбайнында йөртү күнекмәләре. 2 студент юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшырмады һәм 10 кандидат төрле категорияләр буенча имтиханның теоретик өлешен тапшыра алмады. Кабат имтихан 2023 елның 30 июнендә билгеләнде, имтиханның практик өлеше ВСDEF категорияләре буенча кабул ителәчәк. Имтиханны уңышлы тапшырган кешеләр якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.