Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында профилактик чара узды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

2023 елның 22 июнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейд үткәрелде. Рейдның төп максаты кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, аларның мөлкәтен саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләре яки нормаларын үтәү. ДАИ инспекторы, полиция лейтенанты С.Р. Гафиуллин белән берлектә 10 берәмлек техника тикшерелде. Бер бозу очрагы ачыкланды, аның буенча карар рәсмиләштерелде.    

    Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International