«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «А1», «В», «С», «D» һәм «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Имтиханны тапшыруга 56 кеше заявка биргән иде. Имтиханга 39 кеше килде, шулардан 30 кеше беренче тапкырдан ук теоретик өлешен уңышлы тапшырды һәм практик өлешенә кертелде, анысы шулай ук уңышлы узды. Сынауларны уңышлы тапшырган курсантлар шушы көннәрдә тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Имтиханны тапшырмаган кешеләр өчен 7 көннән соң кабат имтихан булачак.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpeg)