21 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг хезмәте бүлеге башлыгы Р.Р. Мөхәммәдиев белән берлектә, 2023 елгы урып-җыю эшләренә ашлык җыю комбайннарын әзерләү барышы тикшерелде. Район буенча урып-җыю эшләренә барлыгы 90га якын комбайн җәлеп ителәчәк. Хуҗалыкларны әйләнеп чыгу районда планлы әзерлек алып барылуын күрсәтте. Барлык комбайннар диярлек кадрлар белән комплектланган. Бүгенге көндә урак өсте торышын исәпкә алып, аңа әзерләнүгә аерым игътибар бирелә.
Тулысынча эшкә әзер комбайннарны «Нигез» ҖЧҖ, «Нур Баян исемендәге» ҖЧҖ, «Тамыр» ҖЧҖ, «Нур» ҖЧҖ хуҗалыклары тәкъдим итте. Ремонт-торгызу эшләрен 30 июньгә тәмамлау бурычы куелды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.