Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында профилактик чаралар

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч районы бүлеге тарафыннан эксплуатацияләү вакытында үзйөрешле машиналарның һәм арбаларның техник торышын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрелде.

    Тикшерүнең максаты –  хокук бозуларны профилактикалау. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклыгы һ.б. тикшерелә.

    8 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 2 карар чыгарылды.

 

    Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International