2023 елның 21 июнендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбе базасында «ВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 26 кеше кертелде. Алар арасында теоретик өлешне – «ВС» категориясендә автотранспорт чаралары йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 21 кеше, практик өлешен 21 укучы уңышлы тапшырды.
Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Кабат имтиханнар 7 көннән дә иртәрәк булмаячак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)