Буа муниципаль районында үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен бозуларны ачыклау буенча профилактик рейд үткәрелде

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе боерыгын үтәү һәм Буа муниципаль районында үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү максатларында, бу елның 21 июнендә дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы һәм ЮХИДИ Буа район бүлекчәсе хезмәткәрләренең уртак профилактик рейды үткәрелде.

Контрольлектәге зат белән үзара бәйләнешкә кермичә башкарыла торган әлеге контрольлек (күзәтчелек) чарасының төп бурычы – үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен күзәтү.

Күчмә тикшерү барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде. Шул ук вакытта 4 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде, ике очракта куркынычсыз эксплуатацияне бозулар ачыкланды, алар буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы Разбитнов Евгений административ хокук бозу турында карарлар чыгарды.

Күчмә профилактик тикшерүне гамәлгә ашырганда 2023 ел ахырына кадәр кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын тикшерүгә мораторий таләпләре үтәлде.

 

     Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International