Балык Бистәсе агротехник көллиятендә имтиханнар узды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

2023 елның 21 июнендә «Балык Бистәсе агротехник техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «Е», «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына кабат сынау узды.  Имтиханга 10 укучы килгән иде. Аларның 3 се төрле категорияләр буенча сынауны тапшыра алмадылар.

Имтиханның теория өлеше уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында үткәрелде. Практик өлеше "Трактородромда" узды.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган затларга кыенлыклар, уңышсызлыклар һәм башка күңелсезлекләрне урап узарга, үзйөрешле машина белән идарә иткәндә үз-үзләрен ышанычлы тотарга, куелган максатларга омтылырга һәм ирешергә насыйп булсын!

Сынауны бирә алмауганнар өчен кабат имтихан 7 көннән дә иртәрәк булмаячак.  

Исегезгә төшерәбез, гражданнар машинист таныклыгын алуга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә ала.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International