Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

2023 елның 20 июнендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов  «А1, АII, АIII, В, С, Д, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.         

Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтиханнарның нәтиҗәләре беркетмәгә теркәлде. 31 кандидатның 3се тапшыра алмады, 5се килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.

    Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International